Кайда калды җир җимертеп эшләгән чаклар...
Авылыбызның табигате матур, совхозыбыз бай иде. Иштирәкнең матурлыгы шул көенчә калды, Аллаһка шөкер, ә менә совхозыбыз калдымы соң? Анысы...
Хәер, баштан сөйлим әле. Иштирәк, Аулаш, Мартыш – өч авыл дус-тату яшәдек, матур итеп эшләдек. Өч авылдагы терлекчелек фермаларында, ындыр табакларында эш кайнады. Мин сыер саудым. Сыерларыбыз сөтле булды, яхшы нәселне дәвам итү өчен бозауларны үзебездә калдырып таналар үстердек. Җәйге айларда кардага менеп, тәүлегенә өч тапкыр сыер саудык.