Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кайда калды җир җимертеп эшләгән чаклар...

Авылыбызның табигате матур, совхозыбыз бай иде. Иштирәкнең матурлыгы шул көенчә калды, Аллаһка шөкер, ә менә совхозыбыз калдымы соң? Анысы... Хәер, баштан сөйлим әле. Иштирәк, Аулаш, Мартыш – өч авыл дус-тату яшәдек, матур итеп эшләдек. Өч авылдагы терлекчелек фермаларында, ындыр табакларында эш кайнады. Мин сыер саудым. Сыерларыбыз сөтле булды, яхшы нәселне дәвам итү өчен бозауларны үзебездә калдырып таналар үстердек. Җәйге айларда кардага менеп, тәүлегенә өч тапкыр сыер саудык. 

И-и, ул иртән сыер саварга барулар?! Чыклы үлән өсләрендә аяк эзләре  кала. Ә чык үзе кояшта бриллиант кебек җем-җем килә. Алсуланып аткан таң, зәңгәр күк йөзе, яшеллекләр, болын чәчәкләре искитмәле! Басуларда игеннәр диңгездәй чайкала. Сап-сары, тук башакларга сокланып, хәтфәдәй үлән өстенә басып, сөенә-сөенә эшкә барабыз. Әнә шундый матурлыкка хозурлана белә идек без. Ара-тирә җырлап та җибәрәбез. Эшкә шатланып йөрдек. Югыйсә, ул вакытта бөтен эш кул белән башкарыла иде. Ул заманда сыер саву бик авыр, кул хезмәте белән башкарыла торган хезмәт иде. Менә шуның авырлыгын да тоймаганбыз, яшь булганбыз, көчле-егәрле булганбыз.
Сыерларыбызга чәчәк исемнәре куша торган идек. Аларны бәйләп ашарга салганда кайсын кайда бастырырга кирәген үземнең методикам буенча хәл иттем. Усалрак, комсызрак сыерларны бер якка, юашларын икенче башка урнаштырам. Шулай эшләмәсәң комсызы башта юаш сыерның азыгын ашый, аннары үзенекенә тотына, ә юаш сыерның тамагы туймыйча кала. Сыерның сөте – телендә. Беренчедән, ач калган сыер кызганыч, икенчедән, ул бит сөт бирмәячәк. Шуңа һәр малның җаен белеп, холкына карап эш алып бардык. Сыер савучылар бер-беребезгә ярдәмләшеп, үзара дус-тату эшләдек. Хәтеремдә, 1971 еллар тирәсе иде, безнең Юныс абыйның хатыны Гасимә апа белән Газиз абый Зәй районына (ул вакытта без Зәй районына керә идек) хөкүмәт бүләге алырга бардылар. Аларны орден белән бүләкләделәр. Ни кызганыч, юлда авариягә очрап, Гасимә апа үлде.  Бик тырыш, уңган кеше иде. Яшьли әнисез калган ике улы Рафис белән Рафаил Хәсәншиннар әйбәт балалар булып үстеләр, армиядә хезмәт итеп Юныс абый янына кайттылар. Икесе дә гаилә корып, тырышып тормыш алып баралар. Юныс абый да бакыйлыкка күчте инде. Хәзер шул чакларны уйлыйм да, исем китә – тормыш авыр булса да, һичкайчан зарланмадык. Бүген авыл хуҗалыгында күпчелек эш механикалаштырылган, автоматлаштырылган. Халык мул-иркен тормышта яши, шуңа да карамастан, халык зарланырга ярата. Кешеләрнең фикерләвендә, дөньяга карашында, тормыш-яшәешебездә җир белән күк аермасы. 
Совхозыбыз бай иде – ашлык уру буенча да алдынгы булды. Урак чоры кергәч, 13 комбайн авыл башыннан, кыр казларыдай тезелешеп, басуга чыга иде. Без авыл халкы, капка төбенә чыгып, изге теләкләребезне теләп аларны күз карашы белән озатып кала идек. Совхозыбызны җитәкләгән Самат Закиров зур терлек абзарлары, фермалар төзетте, гараж салдырды. Машина-трактор паркында берсеннән-берсе куәтле авыл хуҗалыгы техникасы күп иде. 
Шулай матур гына яшәгәндә туксанынчы еллар шаукымы гөрләп торган совхозыбызны да читләтеп үтмәде. Фермалар бетте, техника каядыр китте. Бу бит бер безнең авылда, безнең районда гына булмады. Шуннан безнең совхоз бетте. Басуларга чүп үләне, алабута хуҗа булды. Байтак еллар җирләребез чүп үләне астында калып елап ятты. Бу хәлләрне күреп безнең күңелләр сыкрады. Инде килеп җирләрнең хуҗалары барлыкка килде – басу-кырларда күкрәп ашлык үсә. Менә быел да, урак тәмамлангач, игенчеләргә рәхмәт әйтеп, матур итеп бәйрәм оештырдык. 
Замана үзгәрде – комбайннар компьютер белән идарә ителә. Анда эшләү өчен замана техникасын белү кирәк. Ә элек ничек иде? Элек комбайнчының өйгә кайтканда тузанга баткан йөзендә күзе белән теше генә елтырап торыр иде. Ул елларда Рафис Хөснуллин, Фәргать Шиһабиев, Сәүбән Һадиев,   Иван Осипов, Мөдәфис Әхмәтшиннар тырыш хезмәтләре белән башкаларга үрнәк булды. Сәүбән Һадиевка аерым тукталасым килә. Ул 15 ел тракторчы булып эшләде. Аннан, оста оештыручы буларак, аны совхозга идарәче итеп куйдылар. Тырышлыгы, совхоз эше өчен янып-көеп йөрүләре бик нык истә. 
Улым югары сыйныфларда укыганда комбайнчы ярдәмчесе булып эшләде. Баламның кырдан эштән кайтуына мунча ягып тора идем. Хәзер комбайнчылар кунакка баргандай чиста киемнән эшкә бара, йөзләренә тузан да кунмый, эш өчен аларга барлык шартлар да тудырылган. Болар барысы да бик сөендерә. 
Авылның йөзе яхшы якка үзгәргән кебек, халыкның да дөньяга карашы уңай якка үзгәрсен иде. Булганына канәгать булып, Аллаһка шөкер итеп яшәсәк иде. 
Асия Метшина.
Иштирәк авылы.
/ Фото  «Туган авылым Иштирәк» китабыннан алынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев