Яңа Бүләк «Шомбай»лары
Төп башына утырган
Сугыш вакыты. 1941 еллар. Бер егетне ФЗӨгә (фабрика-завод өйрәнчеге) алдылар. Бик авыр булган күрәсең, шундагы эшкә, ачлыкка чыдый алмый качып кайткан бу. Яңа Бүләккә урман якын, шунда качып йөргән. Әти-әниләре, туганнары моны белгәннәр, кешегә әйтмәгәннәр. Сеңлесе иптәш кызы белән аңа ашарга илтеп йөргән. Бу егет бер көнне, сеңлесенә килергә якын булсын дип, авыл артындагы болындагы кибән эченә кереп яшеренгән. Печән кибәненең төбен казыган да тезен бөкләп кереп утырган. Күпмедер утырганнан соң, яланда дуңгыз көтеп йөргән хатыннар арып китеп, кибән итәгенә утырып ял итәргә уйлаганнар. Шуларның берсе теге егетнең тезенә утырмасынмы? Үзе утыра, үзе сөйләнә икән: