Туры юлга өндәү – нәсыйхәт кылу
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим
Аллаһ Коръәндә «Тәүбә» сүрәсенең 71нче аятендә: «Мөэмин ирләр үә мөэминә хатыннар бер-берсенә дуслар һәм ярдәмчеләр: алар кешеләрне иманга, дингә, яхшылыкка өндәрләр һәм начарлыктан тыярлар, намазларын вакытында үтәп, зәкятләрен бирерләр, һәр эштә Аллаһка һәм Аның Рәсүленә итагать итәрләр. Шундый кешеләргә Аллаһ тиз рәхмәт кылыр, тәхкыйк, Аллаһ – Галиб үә Хәким дип кешеләрне туры юлга өндәргә кушкан һәм хәерле-файдалы нәсыйхәт кылуның изге гамәл булуын әйткән.