Очрашу күңелне кузгатты
Тукай районы якташлар очрашуы булачагын ишеткәч, барырга ниятләдек. Ни әйтсәң дә, утыз елга якын хезмәт юлым шушы районның авыл хуҗалыгы белән бәйле бит. Эш дәверендә күпме кешеләр белән аралашырга, проблемалар хәл итәргә туры килде. Өстәвенә, якташлар очрашуы Чаллы районының исемен үзгәртеп, Тукай исеме бирелү, ягъни яңадан оешуына 45 ел тулуга багышланды. Ихлас җылылык, яктылык, хатирәләр белән сугарылган мондый очрашуда күптән булганым юк иде.