"Якты юл" газетасы - Тукай районы
Февральнең беренче җиде көнендә район ЮХИДИ бүлегенә юл-транспорт һәла-кәтләре турында өч хәбәр кергән.
Узган атнада район Эчке эшләр бүлегенә хокук бозулар турында 146 гариза кергән.
«Кайчан бездә почта ачыла инде? Үзебезнең почтальоныбыз кайчан булыр икән?» Авыл җирлекләрендә узган җыеннарда әнә шундый сораулар еш яңгырады. Әлеге проблема Тукай районы авыл җирлекләренең кайберләре өчен һаман да актуаль булып кала бирә.
Кичә Тукай муниципаль районы Советының VI утырышы узды. Сессия эшендә Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Анда Тукай районының 2020 елдагы социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре каралды һәм 2021 елга бурычлар билгеләнде.
Тукай районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 10-12 февральдә республика башкаласында узачак күргәзмәгә чакыру алды.
Авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына караганда, район буенча көнлек тулаем савым ел башыннан 6,1 тоннага артып, бүгенге көндә 86,7 тонна тәшкил итә.
Бүгенгә тукайлыларның барлык төр салымнар буенча 41 мең сумнан артык бурычы бар. Әҗәт 1 январьдан 5 февральгә кадәр 8,8 процентка кимегән.
Республиканың муниципаль беоәмлекләре арасында Яңа ел бәйрәмен күңелле итеп оештыруга игълан ителгән бәйгедә Тукай районы өченче урынны яулады.
0