Өч ел үсештә
8 декабрьдә Фаил Камаевның Тукай муниципаль районын җитәкләвенә өч ел тулды. Әлеге өч елда шәһәр яны районы зур күтәрелеш кичерә. Социаль объектлар төзелә, яңара, юллар салына, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният өлкәсендә алга китеш зур. Район икътисады юнәлешендә өстенлекле юнәлеш – авыл хуҗалыгы тармагы. Тукай районы икмәк, ит, сөт җитештерү буенча республикада лидерлар рәтендә. Республика җитәкчелеге Фаил Камаевның эшчәнлеген һәм башлангычларын югары бәяли.
Фаил Камаевның райондагы эшчәнлеген тукайлылар ничек бәяли – сораштыру шул хакта.