Балалар бәхетсез булмасын
Район Эчке эшләр бүлегеннән район хакимиятенә балигъ булмаган балаларның яшәү шартларына кагылышлы «Сигнал картасы» килә. Гаилә Сәет авылында яши. Анда балигъ булмаган дүрт бала тәрбияләнә. Әтиләре эшли, әниләре декрет ялында. Йортта санитария таләпләре бөтенләй үтәлми. Шундый хәбәр алынганнан соң, авылга район хакимияте, полиция, күзәтчелек эшчәнлеге, опека, социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре составында комиссия чыга. Алар бу гаиләнең Сәет авылында инде сигез ел яшәгәнен ачыклыйлар. Балалар 7, 6, 4 һәм 1,5 яшьтә. Мәктәпкә дә, балалар бакчаларына да йөрмиләр. Өйдәге тәртипсезлек өстенә, балаларның ашарларына да юк, йортта электр үткәргечләр 1968 елгы, газ котелы янында төрле чүпрәк-чапраклар, балалар киемнәре таралып ята. Янгыннан саклану чаралары үтәлми.