Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Почтамы бу, кибетме?..

Кәрәзле телефоным шалтырады. Таныш тавыш. Яңа Байлар авылында яшәүче элеккеге хәбәрчебез, үз авылларының тарихын барлап, китап әзерләп чыгарган ветеран-укытучы Разия Бәхтегәрәева икән. Ул беркайчан да шәхси гозерен алга сөрмәде. Димәк, авыл тормышында берәр вакыйга булган дип уйлап куйдым.

Айгөлебезгә рәхмәт 

– Мин редакциягә бөтен авыл халкы исеменнән мөрәҗәгать итәм, – дип башлады ул сүзен. – Яратып укый торган «Якты юл» газетасы аша почтальоныбыз Айгөл Мөхтәровага рәхмәтебезне җиткерәсем килә. Менә ичмасам эшен яратып, һәркемнең күңеле булсын дип башкара ул. Якты йөзле, киң күңелле, кирәк икән, киңәшен бирә, йомышың булса, минем вазыйфага керми дип тормый – даруын да, икмәген дә алып кайта, счетчигыңны карап, исәпләп, торак-коммуналь хезмәтләр өчен дә түли. Пенсия китергәндә хәтта кемгә нинди акча кирәгенә кадәр белә ул. Әйтик, кемдер эре акча яратмый икән, кибеткә кереп, уңайлы итеп ваклап чыга, кемгәдер эрерәген саклый. Ул синең өеңә туганың кебек килеп керә: якын күреп хәлеңне сораша, вакыты белән исәпләшми, кәефең юклыгын күрсә, сөйләшеп утыра. Дөнья яңалыкларын да белеп тора ул, коронавирустан безгә, олы яшьтәге кешеләргә, ничек сакланырга кирәклеген аңлата. Авылда ялгыз өлкәннәр дә байтак – авыл картая. Андый йортларда Айгөлне үз кызлары кебек көтеп алалар. Өлкәннәр интернетны белми, без газета-журналларга язылабыз, көтеп алып укыйбыз. Почтальоныбыз моны бик яхшы белә һәм син көтеп ала торган басманы көне-сәгате белән китерә. Әле ул бүгенге газетада нинди кызыклы язма булуын да әйтә. Газета-журналлар күп килгән көнне пенсия дә таратасы булса, эштән кайткан чагында ире Алмаз да булыша. Айгөлнең беркайчан да хезмәт хакым аз дигәнен ишеткәнебез юк. Белеп-ишетеп торабыз, аның бер айлык хезмәт хакы ипи-тозлык кына. Игелекле күңелле булгангадыр, авылдашларга әнә шундый яхшылык эшли. Почта бүлеге бер ел ябылып торды. Эш шартлары катлаулы булгач, хезмәт хакы аз дип, җитәкчесе дә, почтальоннар да китте. Айгөл берүзе почтаны саклап калды. Ел буена ул безне газета-журналлар укудан мәхрүм итмәде, пенсиябезне дә вакытында алдык. Рәхмәт дими, ни дисең аңа, – дип, менә шундый рәхмәт хәбәрен җиткерде Разия ханым.

Элек ничек иде

Почтальон дигәч, хатлар тулы сумкасын көчкә күтәргән хат ташучы күз алдына килә. Андый чаклар да булды бит. Шул ук Яңа Байлар авылыннан почта хезмәте ветераны Резидә Габделхакованың сөйләгәне бар: «Күзкәй почтасыннан газета-журналлар, бәйрәм открыткалары тулы сумканы күтәреп авылга кайтырга чыктым. Ул вакытта хәзерге кебек бетон юл түгел. Көзге пыскак яңгыр. Бата-чума атлыйм. Кайткач, почта таратырга чыкканчы, өйдәгеләр сумкамны үлчәп карадылар. Унөч килограмм йөк күтәргәнмен. Көн саен шулай бит. Яратып эшләгәнгәдер инде, пенсиягә чыкканчы китмәдем. Хикмәт бәлки шундадыр: кешеләр 5-6 төрле газета-журналга языла, балалары читтә, арада хатлар өзелми. Мине һәр йортта, туганнары килгәндәй, шатланып көтеп алалар. Авылдашларымны сөендерү канатлар куйгандыр...»

Почтальон – газета-журнал таратучы гына түгел

Дистәләгән еллар узган. Ә нәрсә үзгәргән? Дөрес, хәзер безнең җирлектә авыллар арасында бетон юллар салынды. Почтальоннар җәен велосипедта йөриләр. Кышын кем ничек җаен таба инде. Тормышыбызга интернет, электрон почта, кәрәзле телефон килеп керде. «Теге капчык», шулай итеп, җиңеләйде. Аның каравы, почталарга яңа мәшәкать – товар сатуны өстәделәр. Туктаусыз кадрлар алмашына башлады. Ләкин аңа карап почтасыз да яшәп булмый бит. Авыл халкы, бигрәк тә өлкәннәр, газетасын да алдыра, журналларга да языла. Ул гына да түгел, кыйммәтле кәгазьләр дә, телеграммасы да килә, посылкасы, бандероле дисеңме... Өлкәннәребезгә пенсияләрен дә почтальоннарыбыз тарата. Коммуналь хезмәтләр өчен дә почтада түлиләр.
Менә шулар белән генә эшлисе булса бик яхшы булыр иде, атлаган саен почталарда кадрлар да алмашынып тормас иде. Почта хезмәткәрләреннән сатучылар ясадылар бит. Сәүдә итү теләсә кем кулыннан килми. Анысы бөтенләй башка тармак, башка төрле әзерлекне сорый. Ә районда кайсы почтага кермә, киштәләр тулы товар тезелеп киткән. Ашамлыгы да, сабыны, кер порошогы, савыт-сабасы да шунда бер киштәдә. Почта бүлегенә сату планы төшерәләр. Ә бит авылларда, мәсәлән, безнең Күзкәйдә менә дигән өч кибет эшләп тора. Җаның ни тели, шуны алып кайталар. Бер кибетебез почта янында ук диярлек. Товар сатуны йөкләүдән почта хезмәткәрләре риза түгел. Соңгы елларда гына да авылда дүрт почта бүлеге башлыгы эштән китте. Былтыр шул сәбәпле почта, гомумән, эшчәнлеген туктатты.

Айгөл почта ишеген яптырмады

Сүз башым бит шүрәле дигәндәй, нәкъ менә шул чагында Яңа Байлар авылы почтальоны Айгөл Мөхтәрова почта ишеген яптырмады. Ел буена ялгызы биредәге бөтен эшне җайлап торды. Дөрес, газета-журналларны, түләү кәгазьләрен кешеләр үзләре килеп алдылар. Өлкәннәребез барысы да почтага килеп йөри алмый – газета-журналларга язылу да сизелерлек кимеде. Коммуналь хезмәтләргә түләү өчен күрше авылларга йөрделәр. Ярый әле Айгөл почтаны ташлап китмәде – кайчан күз төбәп килсәң дә почта ишеге ачык булды. Югыйсә, ул һөнәре буенча да эш тапкан булыр иде. Гөлфия бухгалтер-икътисадчы. «Кешеләрне яратам, алар белән аралашу үземә дә канәгатьлек бирә. Авылыбызда өлкән яшьтәгеләр күп. Мин андыйларның газеталарын, килгән хат-хәбәрен почта тартмасына гына салып китмим, ешрак өйләренә кереп, хәл-әхвәлләрен белеп чыгарга тырышам. Туган-тумачалары, балалары читтә яшәүчеләр дә бар. Алар мине үз кызларыдай каршылыйлар», – ди бит әнә үзе.

Бүлектә җитәкче юк

Бүген безнең авылның почта бүлеге тагын «ятим», җитәкче юк. Яшь кеше килеп, бик әйбәт эшләп киткән иде. Киштәләрдәге товарын алучы юк, югарыдан төшерелгән сату планын үти алмый аптыраган. Ә начар хезмәткәр буласы килмәгән – киткән. 
 Мин килеп кергәндә өч почтальон эш урыннарында мәш килеп, таратыласы басмаларны, коммуналь хезмәтләргә түләү кәгазьләрен әзерлиләр иде. Товар киштәләре бушап калган. Иншалла, өч почтальоныбыз эшләп тора әле. Язылган көндәлек матбугатны көне-сәгате белән китереп җиткерәләр. Зөлфия Гыйльметдинова Күзкәйнең үзенә, Инзилә Хәмәтова Иске Байлар авылына һәм Күзкәйнең ике урамына, Айгөл Мөхтәрова Яңа Байлар авылына почта хезмәте күрсәтәләр. Алар бер дә ике чакрым араны йөреп эшлибез дип зарланмадылар. 
 – «Якты юл»га язылу ничек бара? – дип кызыксынам Айгөлдән.
 – Беләсезме, газетаны даими алдыручыларыбыз байтак. Киләсе ярты елга инде күбесе язылды. Укырга теләмәгән кешене көчләп яздырып булмый. «Якты юл» – кызыклы газета, авыл тормышына кагылган нинди генә темалар юк анда. Күр инде, узган санда сукбай этләр проблемасын күтәргәннәр. Авыл тормышы шундый инде ул. Кош-кортны шәһәрдә яшәүче балаларга да дип, күпләп үстерергә тырышабыз. Әрәм-шәрәм итәсе килми. Өйрәнергә, чарасын күрергә кирәкле проблема бит бу.
 – Басма матбугатка язылу көннән-көн кими, диләр. 
– Мин алай димәс идем. Безнең авылда, мәсәлән, Клара Гомәрова – җиде, Гүзәлия Саматова алты төрле, Рәис Шәмсемөхәмәтов, Илгиз Хәмидуллин берничә басма яздырып алалар. Алар инде район газетасына да күптән язылып куйдылар, – ди Айгөл.
...Ниһаять, кызлар тәрәзәдән күзләрен алмый көткән «Россия почтасы» машинасы килеп туктады. Барысы да бүгенге почтаны, пенсия акчасы салынган биштәрне алып керергә ашыктылар. Төштән соң авыл халкын газета-журналлар, пенсияләр белән сөендерәселәре бар аларның.

Заһидә Нәбиуллина.
Күзкәй авылы.

 / Тәнзилә Шәйхнурова фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев