Ипекәй салдым – кояштай булган!
Түгәрәк, кояштай елмаеп торучы ипекәй! Ул колмактан ясалган чүпрәгә куелган камырдан, түгәрәк ипи калайларында күпереп кабарган, мичтә пешкән. Хуш исле. Әнинең ипекәй камырын бераз гына калдырып, мич алдында кабартма пешерүен ничек онытасың?!. Элек әти-әниләр ипи һәм ит бәлешен салу өчен мичкә ягарга имән утыны хәзерләргә тырышалар иде. Балачагымның матур хатирәләрен яңартып, алтынсу-көрән алкалардан – кипкән колмак чәчәкләреннән һәм бераз гына сабакларын, яфракларын да кушып, колмактан чүпрә ясыйм.