Кортлар бал жыямы?
Бүген игенчеләр, терлекчеләр генә түгел, умартачылар өчен дә кызу вакыт. Бал сезоны якынлаша. Узган ел бөтен ил буйлап күпләп бал кортлары агуланып үлгән иде. Тикшерүләр бу күренеш авыл хуҗалыгы предприятиеләренең химикатларны тиешенчә кулланмавы аркасында килеп чыгуын ачыклады. Умартачылар табышларын югалтты. Быел да бу күңелсез хәл кабатланмасын өчен, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров бу мәсьәләне катгый контрольгә алды.