Күмәк тырышлык нәтиҗәсе
Теләнче Тамак авылы мәктәбе Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов исемен 1990 елдан йөртә. Мәктәп каршында аның бюсты да утыз елга якын торды. Косметик ремонт үткәреп торсалар да, ул еллар үтү белән кыяфәтен югалтты. Аны яңарту безнең изге бурыч иде. Ниһаять, мәктәпнең генә түгел, бөтен авылның күрке булып геройның яңа бюсты калыкты.