Ак әбигә – «Якты юл»
Күңеле ак-пакь булганнар янына тартыла адәм баласы. Авылның Ак әбисе Мөнәздилә апа кырыннан да кеше өзелми. «Гомерем буе кеше яраттым. Әле менә бу таҗлы зәһәр таралгач халык өйдә утырырга мәҗбүр булды. Гел кеше белән аралашып яшәгәнгә, бераз сәер булды булуын. Ләкин минем төп юанычым бар: Аллаһ каршындагы бурычларымны үтәү – фарыз гыйбадәтләрне кылу күңел тынычлыгы бирә. Бәхетемә, кызым – Тәнзиләм – төп таянычым янымда. Ярый әле сез журналистлар эшләп тордыгыз – район гәҗите килеп торды. Кызым почта тартмасыннан гәҗитне алып керүгә беренче битеннән башлап, хәрефен дә төшереп калдырмыйча укыйм. Аннары бер читкә куеп торам. Яңадан тәмләп уку өчен. Гыйбадәттән бушаган арада тагын бер кат укыйм», – ди Куадының Ак әбисе Мөнәздилә апа.