«Эшле булуыма сөенәм»
«Мин – җир улы. Югары Суыксуда туып-үстем һәм, армия сафларында хезмәт итеп кайткач, ак калага юл тоттым – Яр Чаллы елга портына эшкә урнаштым. Ялларда туган авылыма кайткач, Түбән Суыксудагы спортзалга волейбол уйнарга йөрдем. Шәһәрдә яшәсәм дә, күңелем белән гел авылда булдым. Бөтенләй күченеп кайтырга бер очрак этәргеч булды. Елга портында эшләгәндә җитәкчем үзенә өй салырга бура алып кайтуымны сорады. Удмуртиядән шәп бура алып кайттым. Аннары ул: «Мин өйне таштан салырга булдым» дигәч, бураны сатып алдым да, Югары Суыксуда йорт җиткердем. Шуннан каралты-кура төзеп, мөгезле эре терлек сатып алдым. Шулай биш-алты баш терлектән башланды крестьян-фермер хуҗалыгы», – дип зур эшнең – крестьян-фермер хуҗалыгының чишмә башы хакында сөйли Мөнәвир Шәйхетдинов.