Кагыйдәләр үзгәрде
Сишәмбе, 12 майдан, Россия президенты В.Путин вакытлыча эшләмәү көннәренең тәмамлануын белдерде. Санитар-эпидемиологик хәлгә багышланган киңәшмәдә ул икътисадка һәм халыкка ярдәм чаралары турында сөйләде. Президент бүген аерата җаваплы чорга аяк басканны билгеләп үтте. «Хәзер эпидемия белән көрәшүнең яңа чоры, аны ашыкмыйча, адымлап кына үтәргә кирәк», – диде ил башлыгы. Путин бүген табибларның коронавирус белән көрәшкә ныклы әзерлекле булуын, дәвалауның схемалары төзелүен, симптомсыз авыруны да ачыклау мөмкинлеген әйтеп үтте.