Сак булыгыз: Инстаграмда МММ пирамидасы кабатлана!
Шартлары исә — бериш һәм бик гади: инстаграмда гомереңдә беренче күргән бер кешенең хисап счетына 2400 сум хәләл акчаңны ыргытасың да, иртәгә-берсекөнгә күктән 19200 сум күләмендә «бәхет» ишелеп төшкәнне көтә башлыйсың. Бирни эшлисе юк һәм, шунысы кызык, һәрбер катнашучы бу «уенны» оттырышсыз дип уйлый.