«Меркурий» системасы: булышамы, комачаулыймы?
Республикада, Россиянең бар территориясендәге кебек, электрон ветеринария системасы гамәлдә. Ул – Меркурий системасы, авыл хуҗалыгында җитештерелгән продукциянең сыйфатын раслый торган белешмә кәгазе. Аннан башка сату рөхсәт ителми. Районның продукция җитештерүчеләре, шул исәптән шәхси ярдәмче хуҗалыклар да бу системага ике ел элек күчә башлады. Кош-корт, терлек итләре, сөт, йомырка hәм бал белән сәүдә итү «Меркурий» нигезендә алып барыла.
Әлеге системага карата фикерләрне без авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә өйрәндек.