Тукай районы мине таң калдырды
Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева үзенең 70 яшен тутырды. Аның сәхнәгә чыгуына 50 ел. Татар сәнгатен үстерүгә, дөньяга танытуга, халык җырларын саклап калып, буыннан-буынга тапшыруда аның өлеше бәяләп бетергесез. Моның өчен, беренче чиратта, чын талант булырга, халык күңеленә ачкыч таба белергә кирәк. Әлбәттә инде, намуслы булырга, чын тавыш, моңлы тавыш белән халык мәхәббәтен казанып хезмәт итәргә кирәк. Хәмдүнә апа нәкъ шундыйлардан. Аны таныган, яраткан халкына рәхмәтле ул. Соңгы араларда ул безнең редакциягә дә якынайды. Тукай районында без уздырган бәйрәмнәрнең күркәм бизәге булып алды. Без аның тормышы, тормышка карашы турында да байтак нәрсәләр белдек.
Тимергалиева Хәмдүнә Сәетгали кызы сугыштан соң туган бала. Башкортстанның Борай районы Котлыяр исемле кечкенә татар авылында дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлагач, Уфа телефон элемтәсе станциясендә монтажчы булып эшли. Соңрак музыка училищесына укырга керә. 1971 елда Казан татар филармониясенә эшкә килә. 1987 елга кадәр шунда эшли. «Гармун моңнары» дигән беренче җырын ул Эмиль Җәләлетдинов төркемендә эшләгәндә башкара. Моңы һәм көчле тавышы белән тиз арада тамашачы күңелен яулап ала. 1987 елда Татарстанның атказанган, 1992 елда халык артисты исемнәренә лаек була. Аның репертуарында 1000ләп җыр бар. Нигездә, татар халык җырлары.