"Якты юл" газетасы - Тукай районы
23 февральдә, шимбә көнне, авыл җирлекләре, оешмалар hәм предприятиеләр арасында спартакиада узачак. Чарада 450дән артык спортчы катнашыр дип көтелә. Теркәү сәгать 7дә башлана. Спартакиаданы тантаналы ачу сәгать 9га билгеләнгән.
Бүген газетабыз игълан иткән «Йолдызлы чәкчәк» бәйгесенең финалистлары билгеле була.
Иске Җирекле авылында күптән көтелгән вакыйга булды – яңа балалар бакчасы файдалануга тапшырылды. Ул «Тургай» дип атала. Бу мөһим социаль объектны ачу тантанасында район башлыгы Фаил Камаев, ТР мәгариф министры урынбасары Азат Шәрәпов катнашты.
23 февраль – Ватан сакчылары көне шимбәгә туры килү сәбәпле, быел өстәмә ял май бәйрәмнәренә – 10 майга күчә.
Редакциянең «Кайнар элемтә» телефонына беренче шалтыратулар кабул ителде. Халыкны борчыган сораулар, аларны чишү юллары турында алдагы материалда.
Һава торышы.
0