Музейга тарихи экспонатлар кабул итәбез
Иске Абдул авылында менә 10 елга якын инде әфганчы ветераннар тарафыннан оештырылган Гиндукуш хәрби дан музее эшләп килә. Ул тарихка әфганчылар музее дип кереп калыр, мөгаен! Шушы вакыт эчендә музеебызда республика җитәкчеләре: Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр урынбасары Марат Әхмәтов, халык җырчысы Хәния Фәрхи, Вьетнам һәм Дания делегацияләре, Үзбәкстан кунаклары килеп, эшебезгә югары бәя биреп киттеләр. Шулай ук республикабызның бик күп районнарыннан укучылар, ветераннар һәм тарихыбызга, яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә битараф булмаган кешеләр музеебыз белән танышып киттеләр.