Милек салымын түләүдә яңалыклар
Хәзерге вакытта 2017 елда кешенең милке булып саналган объектлар өчен салым түләве уведомлениелары төзелә. Боларга йортлар, гаражлар, төзелеш объектлары, шул исәптән әле төзелеп бетмәгәннәре дә, җир кишәрлекләре һәм транспорт чаралары керә. Агымдагы елның 3 декабренә кадәр физик затлар милек салымын түләп бетерергә тиеш. Әлеге уведомлениелар Россиянең төрле шәһәрләрендә урнашкан типографияләрдә басыла. Шуңа күрә сезгә салым турындагы хатлар Волгоград, Түбән Новгород, Красноярск, Кемерово, Мәскәү, Санкт-Петербург яисә Уфа шәһәрләреннән килә икән, аптырарга кирәк түгел. Салым хезмәте порталында шәхси кабинетларын ачкан гражданнарга исә уведомление электрон рәвештә җибәрелә. Кемнең шәхси кабинеты юк, аларга хатларны почта бүлекчәләреннән барып алырга кирәк булачак, дип хәбәр итә салым хезмәте.