Без эшнең тәмен белә идек
ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган сәхифәбезне дәвам итеп, районыбызның актив комсомоллары истәлекләрен бастырабыз. Төрле елларны комсомолның райкомын Сабир Мирзаянов, Таҗетдин Минһаҗев, Марс Дәүләтшин җитәкләгәннәр. Тукай районының комсомол комитеты 1976 елны оеша. Шул елдан башлап 1981 елга кадәр райкомның беренче секретаре булып Миңнехәй Гарифуллин эшли.
«Искиткеч ачык, итагатьле, һәрвакыт елмаеп килеп керә иде, без аның ачулы, каефсез чагын күрмәдек», – дип сөйлиләр аны күптәннән белүчеләр. Миңнехәй Гарифулла улы Кукмара якларыннан, Яр Чаллыга 1973 елны комсомол юлламасы буенча килә. Орловка бистәсендә мәктәптә укытучы, «Камский» совхозында комсомол оешмасы секретаре, партиянең шәһәр комитетында авыл хуҗалыгы буенча инструктор булып эшли. Тукай районы төзелгәч, район комсомол оешмасын булдыру бурычы да аңа йөкләнә. Аның исеме «Тукай районының атказаган кешеләре» китабына кертелгән, ул район Советы депутаты була, биш елга якын «Камгэсэнергострой»да профсоюз оешмасын җитәкли. 1987 елдан башлап лаеклы ялга чыкканчы Яр Чаллының 22нче мәктәбендә директор булып хезмәт итә. Бүген дә ул, олы яшьтә булуына карамастан, җәмәгать эшләрендә катнаша. «70 яшь бик ерак әле дип йөри идем, әллә кайда түгел икән, килде дә җитте, киләсе елга тула икән, үзем дә ышанып бетмим», – дип елмая ул. Миңнехәй Гарифулла улы өч онык өчен бабай, әмма яшьләрчә тынгысыз, җитез, җиңел гәүдәле, кызыксынучан, комсомол елларында булган ялкынлануны югалтмаган. Безнең мөрәҗәгатьне дә кире какмады, тиз арада үз куллары белән язган комсомол еллары истәлекләрен редакциягә китерде.
Арагызда комсомоллар бармы? Чыгыгыз!
Мин райкомда эшли башлаган елны безгә иске, әле бер җире, әле икенче җире ватыла торган машина бирделәр, без аны үзара «драндулет» дип атый идек. Әле дә хәтеремдә – ул чактагы райкомның пропаганда бүлеге башлыгы Мансур Гатин: «Сезнең «драндулетыгыз» җимерелә тора, сез һаман йөри торасыз, тәгәрмәчсез калса да йөрер ул комсомол машинасы», – дип төрттерә иде.Чынлап та, ул машинаны этеп-тартып дигәндәй йөрдек. Иртәнге сәгать 5тә заворг Хәмзә Баһаутдинов белән шул «драндулет»ка, шәһәр яны поселокларына бара идек. «Арагызда комсомоллар бармы? Чыгыгыз, тезелегез!», – дип егетләрне, кызларны уяттык. Андагы вагоннарда КАМАЗ төзүчеләр яши, араларында яшьләр дә күп. Без аларны уятып, фамилияләрен сорап, кемнең кайдан килгәнен ачыклап, исәпкә ала бардык. Тукай районы оешу белән райком алдына комсомол оешмасын булдыру, андагы эшне тәртипкә салу бурычы куелды. Шуңа күрә без КАМАЗ төзелешенә килгән яшьләр арасыннын комсомолларны барлап, аларны учетка бастырдык. Бүгенге күзлектән безнең гамәлләребез кемгәдер бәлки кырыс, солдатларча булып күренер. Ләкин 1970 нче елларда халыкның менталитеты башкача иде. Комсомол, партия кушкан эшләргә бик җитди караш булды, һәр кеше үзенең җаваплылыгын сизеп, бурычларын белеп, үтәргә тырышып яшәде. Бер ел эчендә уңышлар күп булды: комсомоллар саны 3,5 меңгә җитте. Шулай ук колхоз-совхозлардагы, сәнәгать предприятиеләрендәге комсомол оешмаларын ныгыттык.
Билгеле, районның 70-80нче еллардагы тарихи вакыйгалары КАМАЗ белән тыгыз бәйле булды. Бөтен илгә танылган төзелештә катнашучыларны һәм үсеп баручы Чаллы шәһәрен авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү өчен аерым шәһәр яны зонасы булдыру максаты куелды. Ул елларны эре предприятиеләр – кошчылык фабрикасы, «Весенний» яшелчәчелек совхозы, терлекчелек комплекслары барлыкка килде, авыл халкы өчен йортлар төзелде. Иң мөһим мәсьәлә булып кадрлар җитмәү мәсьәләсе торды. Халыкның күбесе, бигрәк тә яшьләр, шәһәргә, КАМАЗ төзелешенә агылды.
Бердәм идея белән янып
Район комсомол оешмасын булдыру беренче адым булды, кичекмәстән, кадрлар проблемасын хәл итәргә кирәк иде. Шул мәсьәләне күздә тотып, беренче район конференциясендә үк яшьләрне авылда калдыру, авыл хуҗалыгы өчен профессиональ белгечләр әзерләү мөмкинлекләрен карадык. Авыл хуҗалыгы идарәсе белән берлектә махсус программа кабул ителде. Ул район оешмаларының күпкырлы эшчәнлеген үз эченә алды – мәктәп укучылары белән профориентация эшен алып бару, яшьләрне ПТУ, техникум, югары уку йортларына колхоз юлламасы белән укырга җибәрү һәм башкалар. Авылларда мәдәни чаралар үткәрү, коллективларда эш һәм ял итү өчен уңай шартлар тудыру, яшь белгечләргә торак бирү – бу эшләр комсомол оешмалары белән бәйле булды.
Яшьләр белән эшләүдә ярыш оештыру аерым игътибарга лаек. Урып-җыю, язгы кыр эшләре чорында комсомол яшьләр бригадалары оештырылды, ярышларның җиңүчеләре билгеләнде, аларга күчмә вымпеллар тапшырылды, терлекчелектә, яшелчәчелектә һәм башка тармакларда ун кешелек яшьләр экипажлары эшләде. Бүгенге яшьләр өчен безнең шулай янып-көеп йөрү сәер күренәдер. Әмма, минем фикеремчә, комсомол оешмасы безне берләштереп, яхшы эшләргә өндәп, югары нәтиҗәләргә ирешергә өйрәтте. Без бердәм булдык, илнең үсешендә безнең өлешебез дә бар дип, чын күңелдән ышанып, эшебезне тырышып башкардык.
«Молодой коммунист» журналы десанты килгәне дә истә калды. («Молодой коммунист» – ВЛКСМның Үзәк Комитеты тарафыннан чыгарылучы журнал иде). Корреспондент И. Шаһимәрдәнов үзенең мәкаләләрендә шактый күп темаларны яктыртты. «Татарстан», «Чулпан», «Камский», «Весенний» совхозларында комсомол бригадалары, экипажлары эшчәнлеге, Шилнәбаш, Орловка, Түбән Суыксу, Иске Җирекле мәдәният йортларында яшьләр өчен уздырылган төрле кызыклы чаралар, танылган үзешчән коллективлар, Орловкадагы Н. Негодяев, Шилнәбаштагы В. Хлопунов җитәкчелегендәге вокаль-инструменталь ансамбльләр турында язмалар чыкты. Райкомолның актив эшчәнлеген дә билгеләп үткәннәр иде. ВЛКСМның Үзәк Комитеты журналында район комсомол оешмасы турында мәкаләләләр чыгу, әлбәттә, зур дәрәҗә иде. Бу активлыкны арттыруга бер этәргеч булды.
Ветераннар – яшьләр өчен үрнәк
Хезмәт һәм тыл ветераннары белән алып барылган эш турында аерым әйтәсе килә. Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә аларның ярдәме әһәмиятле роль уйнады. Районның ветераннар советын «Камский» совхозы директоры, танылган С.М. Даричев, «Сельхозтехника» оешмасының башлыгы З.Г. Гыйльманов, актив, тынгысыз җанлы М.Н. Гобәйдуллина җитәкләделәр. Алар, райкомолның идеологик бүлеге җитәкчесе И.М.Фролова белән берлектә, барлык колхоз-совхозларда, шәһәр яны зонасында урнашкан предприятияләрдә ветераннар советларын оештырдылар. Әле дә исемдә: ветеранннар советы утырышы вакытында Степан Михайлович ветераннар белән актив эшләү кирәклеген әйтеп үтү белән беррәттән, яшьләр турында да онытмаска, аларга аерым игътибар бирергә кирәклеген ассызыклый иде. Ветераннар даими рәвештә мәктәпләргә йөрде, комсомол җыелышларында, төрле чараларда катнашты. Моннан тыш, ветераннар советларының җитәкчеләр арасында да абруе зур. Аларның фикерләрен тыңлыйлар иде, тәкъдимнәрен тормышка ашырырга тырышалар иде. Ветераннарның эшчәнлеге яшьләр өчен дә үрнәк булды. Без бүгенгәчә алар сеңдереп калдырган принциплар белән яшибез, дип әйтә алам.
Әйе, ялкынлы, дәртле комсомол еллары сагындыра. Бәлки, яшьлек белән бәйле булгангадыр. Ул чакта йөрәктә кабынган ялкын әле дә сүнми, ул безне яшәргә, авырлыкларга бирешмәскә, тормышны яратырга өнди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев