Түбән Суыксу авылы китапханәсендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рубис Зарипов белән очрашу булды
28 нче май көнне Түбән Суыксу авылы китапханәсендә Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучылар берлегенең шәрефле әгъзасы, үзешчән композитор, җырчы, дүрт дистәгә якын китап авторы, подполковник Рубис Зарипов белән очрашу булды. Кичәдә җырчы- баянчы, атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Сахип улы Мәүләвиев катнашты. Кунакларны Рубис абыйның тормыш мизгелләре белән таныштырдык, язучыга багышланган китап күргәзмәсендәге китапларга күзәтү ясадык.