«Тукай районының күпмилләтле халкы бәйрәмнәрне дә бергә үткәрә»
Икенче атнага - 22 апрель көнне Татарстан халыкларының III съезды үткәреләчәк. Инде хәбәр иткәнебезчә, Тукай муниципаль районыннан сигез делегат сайланды. Алар, районыбызда гомер итүче күпмилләтле халыкларның мәнфәгатьләрен кайгыртып, көн кадагында торган сорауларны күтәреп чыгачак. Шушы уңайдан Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хаҗиев кичә, съезд делегатларын тагын бер кат җыеп, райондагы...