Калмия, Кырныш, Малтабар авылларында физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен чаралар узды (фото)
Калмия китапханәсендә инвалидлар декадасына багышланган чара үтте. Бу чараны җылы сүзләр белән авыл җирлеге башлыгы Нияз Гыйлфанов башлап җибәрде. Бу очрашуда «Күгәрчен» балалар бакчасы (тәрбиячесе Алсу Шакирова), мәктәп укчылары (Айзилә Фархетдинова, Данил Аюпов, Таңсылу Гәрәева, Сөмбел һәм Чулпан Ризатдиновалар) үзләренең матур җырларын, шигырьләрен бүләк иттеләр. Инвалидлар оешмасы җитакчесе Назыйф Кашбелов...