«Шәфкать»кә торналар һәм физкультура җанатарлары килде
Әйтик, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә викториналар, уен-конкурслар уздырылды. Аны үзәкнең социаль эшләр буенча белгече Гөлназ Шәвәлиева оештырды. Әлеге чарада 38 бала катнашты.
Иң элек күңелле музыка белән һәммәсе дә көнне җиңел күнегүләрдән башлап җибәрделәр. Аннары балалар дүрт командага бүленеп, командаларның исемен, шигарен уйлап тапты. Шул рәвешле спорт ярышларында...