«РИТЭК» җәмгыяте бәйге игълан итте
Министрлар Кабинетында үткән видеоконференциядә республикада «Лукойл» җәмгыятенең VI социаль һәм мәдәни проектлар конкурсының башлануы игълан ителде. Әлеге бәйгене республикада «Лукойл»га керүче «РИТЭК» җәмгыяте үткәрә. Быел конкурс проектлары: «Экология», «Рухият һәм мәдәният», «Спорт», «Җиңү» номинацияләрендә бәяләнәчәк. Бәйгедә дәүләтнеке булмаган оешмалар, дәүләт, муниципаль бюджет оешмалары, җирле үзидарә органнары, мәгълүмат чаралары катнаша ала....