Яңа поселогында чаңгы ярышлары узачак
18 гыйнварда Яңа поселогының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов истәлегенә чаңгы ярышлары буенча чемпионат һәм район беренчелеге узачак. Ярышларда мәктәп, авыл җирлекләре, оешма һәм предприятиеләрдән килгән җыелма командаларының, спорт ветераннарының катнашуы көтелә. Ярышларда катнашучылар өчен теркәү сәгате - тугызда, чаңгы ярышлары исә сәгать унда...