20 август 2014 яңалыклары
-
Көннәр яңгырга китте. Игенчеләргә авырга туры килмәгәе
Быел да икмәк уңышы яхшы булмас дип хафалансак та, борчылуыбыз иртәрәк булган икән. Ничек борчылмыйсың ди. Май аеның, җәй башының аяусыз эссе һавасы, айдан артык җиргә бер тамчы яңгыр төшмәве дә мондый уйларга этәргеч бирде. Июнь аеның икенче яртысында явып узган яңгырлардан соң игенчеләребезгә ниһаять җан керде: яздан башланган киеренкелек...
-
Мини-футбол буенча Круглое Поле поселогы спортчыларына тиңнәр булмады
Круглое Поле поселогының спорт мәйданчыгында муниципаль район Кубогына мини-футбол буенча уеннар үтте. Ярышларга 5 авыл җирлегеннән (Круглое Поле поселогы, Биклән, Мәләкәс, Теләнче Тамак, Мусабай-Завод) һәм «Кама-Бекон», «Чаллы-Бройлер», «Тукай җылылык һәм газ» оешмаларыннан спортчылар килгән иде. Мини-футбол уены бик мавыктыргыч узды. I урынны Круглое Поле поселогы спортчылары яулады, II урында -...
-
1778 сумлык газета-журнал яздырган райондашыбыз «Татмедиа» бүләгенә лаек булды
2014 елның икенче яртысына матбугатка язылучылар арасында 12 майдан 30 июньгә кадәр конкурс үткәрелгән иде. Бәйгедә «Татмедиа» басмаларын яздырган 120 кеше катнашты. Төп бүләк - iPad Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Нурзия Мирзаховага тапшырылачак. Тагын 50 кеше кечерәк бүләкләргә лаек булды. Алар арасында безнең районның Калмаш авылында яшәүче, Яр Чаллының татар-төрек...