Киләсе атнадан бердәм дәүләт имтиханнары башлана
Бу атнада шимбә көнне районның барлык мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңы яңгыраячак. Киләсе дүшәмбедән исә, 26 майдан, бердәм дәүләт имтиханнары башланачак.
Унберенче сыйныфны быел 22 мәктәптән 99 укучы тәмамлый. 26 майда алар географиядән, әдәбияттан, 29ында - рус теленнән, 2 июньдә - чит телдән, физикадан, 9ында - информатикадан,...