19 октябрь 2021 яңалыклары
-
Руль артында – исерекләр
16 октябрь көнне төнге сәгать 12нче яртыда Мәскәү – Уфа трассасының 1065нче километрында, Шилнәбаш авылы янында, «Лада Гранта» автомобиле юл кырыена төшеп каплана. Руль артында 27 яшьлек ир-ат була. Тикшерү вакытында ачыкланганча, йөртүче исерек булган. Шуның өстенә, аның машина йөртү таныклыгы да булмаган. Ул көнне ир-ат югары тизлектә хәрәкәт иткән, шул сәбәпле идарә итүне югалткан. Ул баш мие җәрәхәтләре һәм башка имгәнүләр алган.
-
Көзге чакырылышның үзенчәлекләре
1 октябрьдән хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды. Армия хезмәтенә хәрби исәптә торучы, хезмәттән вакытлыча яки тулысынча азат ителмәгән 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге ир-егетләр алына. Хезмәт итү вакыты үзгәрмәде – ул элеккечә үк бер ел. Быелгы чакырылышта районнан 35 егет армиягә алыныр дип ниятләнә. 18 октябрьдә беренче озату узды.
-
Халык санын алу ни өчен кирәк?
Үткән атнада халык санын алу башланды. Әлеге чара алдыннан укучыларыбызны җанисәпнең ничек үтәчәге турында, быелгы яңалыклары белән таныштырып узган идек инде. Шулай да әлеге чарага кагылышлы сораулар әле шактый. Алар, нигездә, дәүләт хезмәтләре порталы аша сан алуда катнашу, QR-код алуга кагыла.
-
Үзбәкстан гражданнары президентларын сайлады
Тукай районында яшәүче Үзбәкстан гражданнары үз республикалары президентын сайлауда катнашты.
-
Район беренчелеге
16 октябрьдә бадминтон буенча район беренчелеге үтте.
-
Призлы урыннар алдылар
«Ф.Г.Вәлиев кубогына» бадминтон буенча уздырылган ярышларда Россиянең эре шәһәрләреннән һәм Татарстаннан 200 спортчы катнашты.
-
Сорау-җавап
Пенсия белән тәэмин итү