18 сентябрь 2021 яңалыклары
-
Кросс - 2021
Тукайлылар "Кросс-2021" чарасында катнашты.
-
Ярминкәләр дәвам итә
Чаллыда көзге ярминкәләр үтә.
-
Ялгышлар аша килдем бәхетемә
Балаларын җитәкләп тарих музеена килгән бу күркәм мөселман гаиләсе белән кабат очрашырга сүз куешуым очраклы гына түгел. Үз-үзләрен тотышлары, бер-берсенә һәм балаларына булган җылы мөнәсәбәтләре генә түгел, матур итеп әдәби татар телендә сөйләшүләре, иң мөһиме, зыялылыклары ихластан сокландырды. Бигрәк тә күк төсендәге зәвыклы хиджап кигән, энжеләп чиккән тәҗи өстеннән күзнең явын алырлык ап-ак яулыгын япкан яшь әни алиһәгә тиң булып күренде миңа. Андый кием киючеләр бүген адым саен, кайсы ягы белән шулай үзгә соң ул, диярсез. Күз карашыннан ук зыялы хатын-кызларга гына хас тыйнак зирәклек, нәзакәтлелек, мәгърифәт нуры бөркелә Айсылуның.
-
Меренгалы торт
200 грамм йомырка агына (5-6 йомырка) бер чеметем тоз салып куыклар барлыкка килгәнче кабартабыз. 300 грамм шикәр комы салабыз, тагын ныклап кабартабыз. 1 аш калагы лимон согы салабыз.
-
Калмаш авылында 96 яшьлек сугыш ветераны Шәукәт абый Әхмәтнәҗипов беренчеләрдән булып сайлау участогына килде
Тукай районының сайлау участоклары эшли.
-
Яңа Бүләк «Шомбай»лары
Төп башына утырган Сугыш вакыты. 1941 еллар. Бер егетне ФЗӨгә (фабрика-завод өйрәнчеге) алдылар. Бик авыр булган күрәсең, шундагы эшкә, ачлыкка чыдый алмый качып кайткан бу. Яңа Бүләккә урман якын, шунда качып йөргән. Әти-әниләре, туганнары моны белгәннәр, кешегә әйтмәгәннәр. Сеңлесе иптәш кызы белән аңа ашарга илтеп йөргән. Бу егет бер көнне, сеңлесенә килергә якын булсын дип, авыл артындагы болындагы кибән эченә кереп яшеренгән. Печән кибәненең төбен казыган да тезен бөкләп кереп утырган. Күпмедер утырганнан соң, яланда дуңгыз көтеп йөргән хатыннар арып китеп, кибән итәгенә утырып ял итәргә уйлаганнар. Шуларның берсе теге егетнең тезенә утырмасынмы? Үзе утыра, үзе сөйләнә икән:
-
Укучыларыбыздан – тәмле ашлар
Долма – виноград яфрагыннан голубцы.