16 декабрь 2016 яңалыклары
-
Иске Абдулдан Диләрә: “Кыш бабай, капчыгыңда шоколад, уенычклар һәм.. энекәш булсын иде”
"Кыш бабайга" дигән тамга белән чираттагы хат безгә Тукай районы Иске Абдул авылыннан килде. Аны безгә кечкенә Диләрәнең әнисе Рәмилә язган. "Исәнмесез! "Кыш бабайга хат" бәйгесендә катнашырга булдык. Минем исемем Диләрә.Мина 2 яшь. "Кыш бабай тугел ул, бабай баш", дип ярышам әнилэр белән,шуңа шигырь юлларын да "Бабай баш"ка багышлыйм: Әй...
-
«Кыш бабайга хат» бәйгесендә Яңа Бүләктән Илнара белән Динара да катнаша
Нәни кызлар редакциягә менә шундый хат юллаган. «Исәнме, кадерле Кыш Бабай белән Кар Кызы! Без, Тукай районы, Яңа Бүләк авылының "Сәйлән" балалар бакчасына йөрүче - Илнара белән Динара. Үзебез әле яза алмыйбыз, шуңа күрә бу хатны Ләйсән апабыз яза. Без күп балалы гаиләдән, 5 кыз үсәбез. Мин Илнара, миңа 4...
-
«Ярыш» хуҗалыгында терлек кышлавына багышланган семинар узды (фоторепортаж)
Семинарда район башлыгы Васил Хаҗиев, хакимият вәкилләре, хуҗалык, крестьян-фермер хужалык җитәкчеләре, район хуҗалыкларының баш зоотехниклар, ветеринарлары катнашты. Әлеге семинарда «Ярыш» хуҗалыгында җитәкечесе Рәсим Шайхаттаров семинарга катнашучыларны күптән түгел сафка баскан ферма - бозауларны салкын ысул белән үстерү өчен төзелгән яңа бина белән таныштырды.
-
Яңа ел табынына шәраб сайлыйбыз: сыйфатлы продукциянең фальсификаттан дүрт аермасы
Кибет, ресторан һәм кафеда ялган продукциягә ничек юлыкмаска? Яңа елда бәйрәм кәефе бозылмасын дисәк, табындагы ризыкларның сыйфатлы булуын онытмаска кирәк. Сүз шулай ук исерткеч эчемлекләр хакында да бара. Сорау артуын сизеп, фальсификат җитештерүчеләр дә активлашты. Дәүләт тарафыннан аларга базарга юлны ябу өчен барлык чаралар күрелсә дә, җинаятьчеләр барыбер әмәлен таба....