15 декабрь 2015 яңалыклары
-
Иске Абдул авылыннан Әхтәмовлар күркедән чыршы ясаган(фото)
"Яңа ел бизәге" бәйгесендә- яңа катнашучы. Алар безгә мондый хат юллаган. "Исәнмесез! Сезгә Иске Абдул авылыннан Әхтәмовлар гаиләсе яза. Безнең гаилә дә конкурста катнашырга булды. Без гаиләбез белән күркәләрдән чыршы ясадык. Ә аннары мин, апаем Лилия белән бергә бизәдек. Кул эшен- кызыл миләш белән кызылтүшне чигү җепләре белән мин-Лиана чиктем....
-
Калмия, Кырныш, Малтабар авылларында физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен чаралар узды (фото)
Калмия китапханәсендә инвалидлар декадасына багышланган чара үтте. Бу чараны җылы сүзләр белән авыл җирлеге башлыгы Нияз Гыйлфанов башлап җибәрде. Бу очрашуда «Күгәрчен» балалар бакчасы (тәрбиячесе Алсу Шакирова), мәктәп укчылары (Айзилә Фархетдинова, Данил Аюпов, Таңсылу Гәрәева, Сөмбел һәм Чулпан Ризатдиновалар) үзләренең матур җырларын, шигырьләрен бүләк иттеләр. Инвалидлар оешмасы җитакчесе Назыйф Кашбелов...
-
Иске Абдул авылында яңа гаилә коручыларның матур гадәтләре бар (фото)
12 декабрьдә Иске Абдул авылында сөенечле вакыйга булды. Динар Мавлявиев үзенең сөеклесе Язилә белән гаилә төзеде. Без аны ихлас күңелебездән матур туй көне белән тәбрик итәбез, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәүләрен телибез. Гаиләләре бар кешегә үрнәк, ныклы булсын иде. Кызганычка каршы, хәзер авылда гаилә коручылар бик сирәк. Шуңа күрә бу...
-
Мисбах Сәхәбетдиновның акылы сәламәтме, юкмы икәнлеген тикшерү иртәгәгә планлаштырыла
Табиб Андрей Железновны атып үтерүдә гаепләнүче Мисбах Сәхәбетдиновка карата РФ Җинаять Кодексының 105 маддәсе («Үтерү») буенча җинаять эше кузгатылган һәм ике айга кулга алынган иде. «Тикшерү дәвам итә. Мисбах Сәхәбетдинов үзенең гаепле булуын инкарь итми. Бүген үтерү коралын нинди шартларда эшләгәнлеген ачыклау буенча эш бара. Җинаятьтә гаепләнүченең акылы сәламәтме, юкмы...
-
Фотоконкурста яңа катнашучы – Түбән Суык-Судан Илзирә Юсупова
"Яңа ел бизәге" бәйгесендә катнашучылар көннән көн арта. Чираттагы хат безгә Тубән Суык-Су авылыннан, Илзирә Юсуповадан килде. Ул.Кыш бабайны капрон оектан ,синтепон тутырмадан ясаган. Газета укучыларбызның фантазиясе бай икәнлеген тагын бер кат дәлилли бу кул эше! Өстәвенә оста да, актив та безнен тукайлылар. Илзирәнең Кыш Бабае сезгә нәрсәсе белән ошады?...
-
Адель Вафин: «Мондый фаҗигаләрне кабат булдырмас өчен җәмгыятьтә табиб һөнәренең дәрәҗәсен күтәрергә кирәк»
ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин Яр Чаллының дүртенче поликлиникасы табибы Андрей Железновны җирләгәннән соң үз фикерен җиткерде. «Доктор белән хушлашу вакытында аңа бик күпләрнең рәхмәтле булганлыгы күренде. Бу резонанс тудыра торган очрак. Без мәрхүмнең туганнары, якыннары, пациентлары, Яр Чаллының барлык табиблары белән берлектә кайгырабыз. Мондый фаҗигаләрне кабат булдырмас өчен...