14 октябрь 2015 яңалыклары
-
«Якты юл» һәм «Светлый путь» газеталарына ташламалы бәядән язылып калырга мөмкин
15 октябрьдән 25енә кадәр «Якты юл» һәм «Светлый путь» газеталарына ташламалы бәядән язылып калырга ашыгыгыз. 2016 елның беренче яртысы өчен 469 сум 80 тиеннән язылырга була. Абунәчеләр шулай ук 20 битле төсле булып чыгучы җомга санына аерым гына да языла ала. Ташламалы язылу чорында аның бәясе 388 сум 80 тиен....
-
Очрашулар күңелләрне кузгатты
Авыл җирлекләрендә өлкәннәребезне олылап чәй өстәлләре янында очрашулар, концерт-кичәләр булып үтте. Әйтик, Әҗмәкәй авыл җирлегенең мәдәният йорты хезмәткәрләре, иң баштан, Яңа Сарайлы, Иске Гәрдәле, Әҗмәкәй авылларында яшәүчеләрне бәйрәм белән җылы котлап чыкканнар, ә бәйрәм чарасын Яңа поселогында оештырганнар.
-
«Безнең өебез – Татарстан» фестиваленең сайлап алу туры узды
Яр Чаллы шәһәренең «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында «Безнең өебез - Татарстан» дип аталган республикакүләм этно-мәдәни фестиваленең II зона сайлап алу туры үтте. Әлеге фестивальдә Кнәз авылының үзешчәннәре - Валентина Сәгыйдуллина, Тамара Багаева, Татьяна Сторожук чыгыш ясады. Алар «Колыбельная» дигән украин җырын башкардылар. Райондашларыбыз катнашучылар Дипломнары белән бүләкләнде, дип язган безгә...
-
Татар көрәшен Россиягә танытты
Ике тапкыр Россия, дүрт тапкыр Татарстан чемпионы булган атаклы көрәшчебез Раббани Шәриповның 80 яшьлек юбилей тантанасына, Иске Абдул авылына, күз ачкысыз бураннан курыкмыйча, ерак араларны якын итеп, күп кенә көрәштәш дуслары, җанатарлары һәм яшь көрәшчеләр килгән. Тантана, гадәттәгечә, мәктәпнең спорт залында көрәшчеләр парады белән башланып китте.
-
Кан басымы үзе төшәр дип көтәсе түгел, дару эчәргә кирәк
Министрлар Кабинетында үткән брифингта республиканың сәламәтлек саклау министры Адель Вафин йөрәк-кан тамырлары авырулары елына йомгак ясады. Үлемнәрнең төп сәбәбе - кан басымының югары булуы дип билгеләп үтте ул. Шулай ук кандагы холестерин, шикәр күләмен һәрвакыт үлчәп, контрольдә тотарга киңәш итте. Әгәр күрсәткечләр тиешле дәрәҗәдән югары икән, һич кичекмәстән дару эчәргә...
-
Оныкларыбызны үз яныбыздан җибәрү турында уйламадык та, алар үз балаларыбыз кебек
Егерме тугыз яшьлек кызлары Гөлнара авыр чир белән урын өстендә ятканда әтисе Кәшиф һәм әнисе Рәмия кызларының ике баласын беркайчан да ташламаска ант итәләр. Сабыйларының олысына, Илназга, - ун, сеңлесе Инзиләгә җиде яшь була ул вакытта. Күз яшьләрен көчкә тыеп түзәләр ата белән ана, ләкин кызларына күрсәтмиләр. Гөлнара үзе дә...
-
Делегатлар игътибарына
15 октябрь, пәнҗешәмбе көнне, район хакимиятенең утырышлар залында ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасының хисап-сайлау конференциясе уздырыла. Башлана 9.00 сәгатьтә.
-
Ана капиталының 20 мең сумын кулга алырга була
Райондагы 179 гаилә ана капиталыннан бер тапкыр бирелә торган 20 мең сумны алган. Татарстан Республикасы буенча андый гаиләләр 25 меңнән артык. Бер тапкыр бирелә торган бу акчадан Россия Федерациясендә яшәүче, ана капиталын алган яки 2015 елның 31 декабренә кадәр алачак барлык гаиләләр файдалана ала. Һәм икенче яки аннан соңгы бала...
-
Мөфти хәзрәтләре Яңа ел белән котлады
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхәррәм ае һәм 1437 ел башлану уңаеннан мөселманнарга котлавын җиткерде. - 14 октябрь көнне изге-шәрәф ай - мөхәррәм ае белән яңа 1437нче һиҗри елга керәбез. Хиҗри ел исәбе 622 елдан, Аллаһның әмере буенча, Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең Мәдинәгә күчкән вакытыннан башлап алып барыла....