14 февраль 2022 яңалыклары
-
Җитәкчеләр спартакиадасы үтә
23 февраль көнне Яңа поселогындагы спорт мәктәбе базасында Тукай районы җитәкчеләренең II Спартакиадасы узачак. Ярышларда авыл җирлекләре башлыклары, район территориясендә урнашкан бюджет һәм коммерция оешмалары һәм предприятиеләре директорлары, район башкарма комитеты бүлекләре һәм идарәләре җитәкчеләре катнаша.
-
Отпускны озынайтырлармы?
Эш бирүчеләр хезмәткәрләргә 28 көн ял түгел, ә 30 көн бирәчәк. Мондый тәкъдимне Россиянең социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча өчьяклы комиссиясе бирде, дип хәбәр ителә www.buhsoft.ru сайтында. Комиссия, эш бирүчеләргә хезмәткәрләргә коронавирустан вакцинация узу өчен ике түләүле ял көне бирергә кирәк дип саный. Бу көннәрне ялга кушарга, шулай ук алар өчен өстәмә түләргә мөмкин.
-
Менә сиңа мә!
Россия генпрокуратурасы юл камераларыннан килгән ялган штрафларны гамәлдән чыгарырга тәкъдим итә.
-
Алдаганнар
Кайда табасыңны, кайда югалтасыңны белеп булмый, диләр. Хак сүзләр. Бер туташ та бу сүзләрнең хаклыгын аңлагандыр.
-
Һәлакәтләр ни сәбәпле чыга?
Район башкарма комитеты каршында эшләп килүче юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе үзенең чираттагы утырышын уздырды. Анда башкарма комитетның идарә һәм бүлекләре җитәкчеләре, белгечләр, мәктәп директорлары, авыл җирлекләре башлыклары, ЮХИДИнең район бүлеге инспекторлары, юлларга хезмәт күрсәтүче оешмалар вәкилләре һәм онлайн режимда Казаннан ТР Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Алексей Пономарев катнашты.
-
Балан бәлеше
Баланның витаминнарга бай икәнлеген ата-бабаларыбыз да бик яхшы белгән. Шуңа күрә дә кыш көннәрендә аңардан бәлеш пешергәннәр. Уңган хуҗабикәләргә бик җиңел һәм үзенчәлекле дә булган рецепт тәкъдим итәбез.