13 июль 2012 яңалыклары
-
Очрашасы иде, сыйныфташлар
Быел Күзкәй урта мәктәбен тәмамлавыбызга 55 ел тулды.
-
Штраф түләүне бер айдан озакка сузма
Агымдагы елның алты ае эчендә Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 маддәсе буенча штрафларны түләмәүчеләргә карата Россия Эчке эшләр министрлыгының район буенча ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан 129 эш ачылды.
-
Экстремизм турында канун күзлегеннән чыгып
Билгеле булганча, 2002 елның 25 июнендә "Экстремистлык эшчәнлегенә каршы тору турында" Федераль закон чыккан иде. Анда әлеге күренешкә каршы тору буенча оештыру һәм хокукый нигезләр шәрехләнде.
-
Футбол буенча район беренчелегенә ярышлар уза
Узган шимбәдә Күзкәйдә авыл җирлеге командалары арасында футбол буенча район беренчелегенә сайлап алу туры үтте. Биредә Круглое Поле, Кече Шилнә, Бәтке, Мус.Завод, Күзкәй авыл җирлекләре командалары көч сынашты. Районның өч тапкыр чемпионнары - Круглое Поле командасы бу юлы да җиңү яулады, Кече Шилнә футболчылары - икенче, бәткелеләр өченче урынга чыкты....
-
Питрауны бәйрәм итәләр
Бу көннәрдә республиканың керәшен татарлары яшәгән төбәкләрендә шаулап-гөрләп Питрау бәйрәмнәре үтә. Безнең район да бу чарадан читтә калмый. Кичә бәйрәм район күләмендә Мәләкәс авылында уздырылды. 14е көнне мартышлылар Питрау бәйрәменә җыела. Борды авылыннан Лаврентьевлар гаиләсе кичә Зәй районының Баграж урманчылыгында үткән Питрау бәйрәмендә катнашты, аларның чыгышларын халык бик яратып кабул...
-
Ураза бәйрәме 19 августта, ә Корбан бәйрәме – 25 октябрьдә
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре датасын билгеләгән указга кул куйды. Ай календаре буенча, быел Ураза гаете 19 августка, ә Корбан гаете 25 октябрьгә туры килә.
-
Уракка төшәр чак җитте
Кичә районыбызның кайбер хуҗалыклары игеннәрне урып-җыюга кереште. "Алмаз", "Камский" механизаторлары арыш һәм арпаны, "Гигант"лылар кындырак үләнен орлык өчен теземнәргә сала башладылар. Көннәр кызу тора, игеннәр иртә өлгерә. Июльнең икенче ункөнлегенә кергәндә, районыбыз басуларыбызда кызу урак өсте башланып килә. Хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләре әлеге мөһим чара алдыннан "Чаллы яшелчәсе" агрофирмасына семинар-киңәшмәгә...