10 октябрь 2022 яңалыклары
-
Көзге өмәләр
Тукай районында көзге өмәләр башланып китә. Аның беренчесе 15 октябрь, шимбә көнне булачак. Бу көнне район территориясендә, авыл җирлекләрендә җыештыру эшләре башкарылачак.
-
Буаларны җибәрер чак
Һәр елны авылларда көзен буаларның суын агызалар. Бу язын су басмасын өчен эшләнә. Кыш карлы булып, ташу вакытында бәла-казалар булмасын өчен өчен дә бу кирәк эш.
-
Газлаштыру дәвам итә
Тукай районында газ кертүне сорап быел 3069 гариза кабул ителгән. Шуларның 2585 инде үтәлгән. Газ үткәргечләр салынган урамнарда бу эш тиз арада башкарыла.
-
Хезмәт хаклары түләнде
Җәйге каникуллар вакытында хезмәт куйган мәктәп укучылары тулысынча эшләгән өчен акча алганнар. Бу хакта районыбызның мәшгъуллек үзәгеннән хәбәр иттеләр.
-
«Әдәби портрет» проектының яңа чыгарылышы
Язучы Галимҗан абый Гыйльмановның әдәби портреты белән танышабыз.