10 август 2015 яңалыклары
-
Олы Шилнәдә төзелә торган коттедж янды
8 августта төнге сәгать 11ләр тулганда янгын сүндерүчеләр Олы Шилнә авылында төзелә торган коттедж януы турында хәбәр алалар. Йортның икенче каты бөтенләй ишелеп төшә, беренче катына да шактый зыян килә. Коттеджның хуҗасы - Яр Чаллыда яшәүче эшмәкәр ханым йортына ут төрткәннәр дип фаразлый. Тикшерүчеләр дә әлеге фараздан читкә тайпылмыйлар, әлегә...
-
Борды юлындагы һәлакәт 23 яшьлек егетнең гомерен өзде
9 августта сәгать төнге унынчы яртыда Яр Чаллы - Борды трассасында Ильбухтино авылында яшәгән 23 яшьлек егетне машина бәрдерә. Алынган җәрәхәтләрдән ул фаҗига урынында ук җан бирә. һәлакәт «ВАЗ-21104» машинасына утырган 20 яшьлек егетнең, тәүлекнең караңгы вакыты булуына карамастан, тизлек режимын сакламый хәрәкәт итүе аркасында килеп чыга. Җәяүле дә, күрәчәгенә...
-
Тәрәзәсеннән чыгып торган йөк белән 13 яшьлек кызны бәрдергән
9 август көнне кичке сәгать 8 тулгач Круглое Поле поселогында Төзүчеләр урамындагы 6нчы йорт белән азык-төлек кибете арасында билгесез автомобиль машина тәрәзәсеннән чыгып торган йөк белән урамнан атлаучы 13 яшьлек кызны бәрдереп китә. Автомобиль һәлакәт урыныннан кача. Яр Чаллыда яшәүче, җиденче сыйныфта укучы кыз, баш мие селкенеп, БСМПга озатыла.
-
221 кеше районның авыл җирлекләрендә депутат булырга тели
Татарстан Республикасы Президенты вазифасына дүрт кандидат дәгъва итә. Алар - Татарстан Республикасы Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы, «БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлегеннән күрсәтелгән кандидат Рөстәм Миңнеханов, «Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе» сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлегеннән Хафиз Миргалимов, «Гадел Россия Татарстанда» сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлегеннән Рушания Бильгильдеева, ЛДПР...
-
Август азагында тукайлыларны 3 көнлек ял көтә
Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп, бәйрәм уңаеннан алда торган ял көннәре турында мәгълүмат җиткерде. Татарстан Республикасының 1992 елның 19 февраленнән "Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле көннәре" дигән Кануны нигезендә 30 август - Татарстан Республикасы көне...