Яңа-Бүләк авылының аксакалы – Закирҗан абый Гыйззатуллинга 90 яшь тулды
Яңа-Бүләк авылының иң өлкән кешесе - Закирҗан абый бу көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул авыр һәм катлаулы тормыш юлы үткән шәхес. Аның үсмер чагы авыр сугыш елларына туры килгән. Әтисен кулга алганнан соң, әнисенең олы ярдәмчесе булып Закирҗан абый кала.
1926 елның матур октябрь аенда Зәй районы Бистебаш...