8 август 2012 яңалыклары
-
“Сударушка” сынатмады
27 июль көнне Түбән Новгород өлкәсенең Богородск шәһәрендә фольклор коллективлары катнашында VIII Бөтенроссия "Хрустальный ключ" дип исемләнгән фестиваль-бәйге булды.
-
Игенчеләргә концерт куйдык
Уракның кайнап торган киеренке чагы. Иртә таңнан кичкә кадәр басулардан кайтып кермичә, игеннәрнең бөртеген дә югалтмыйча җыеп алу өчен бөтен көчен-тырышлыгын куеп эшләүче комбайнчылар, ашлык ташучы шоферлар, ындыр табагы эшчеләре, гомумән, урып-җыю комплексындагы барлык звенолар бүген чын фидакарьлек үрнәге күрсәтә.
-
Алмазлылар яфраказыкны мулдан туплады
"Алмаз" хуҗалыгында яфраказыкны быел да мулдан әзерләделәр. Әлеге төр азыкның кышкылыкта яшь маллар өчен алыштыргысыз витамин икәнлеген авыл кешесенә аңлатып торуның кирәге юк. Ә инде лаеклы ялдагы ветераннарның бу эштә башлап йөрүләре күркәм традициягә әйләнеп бара.
-
Яшьләр булган җирдә өмет бар
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 7 августка райондагы бөртекле культураларның яртысыннан күбрәге, 55 процент мәйданда игеннәр урып-җыелды. Арыш, борчак, солы, тритикале культуралары тулысынча җыеп алынды. Хәзер көзге бодайның, арпаның соңгы гектарлары урыла. Комбайнчылар сабан бодае басуларына күчтеләр. Районда бөртеклеләрнең уртача уңышы 25,5 центнер. "Гигант" хуҗалыгы беренчеләрдән булып...
-
Депутат ярдәмчесе кабул итә
11 август, шимбә көнне 9.00дан 10.00 сәгатькә кадәр район хакимияте бинасының 116нчы бүлмәсендә (адресы: Яр Чаллы, М. Җәлил проспекты, 46нчы йорт) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Әлфия Гомәр кызы Когогинаның ярдәмчесе Татьяна Михайловна Гавадзина сайлаучыларны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 70-37-82.
-
Ветераннар һаман сафта
Район ветераннар җәмгыяте авыллардагы өлкәннәрне урып-җыю эшләрендә булдыра алганча ярдәм итәргә чакырды. Ветераннар андый вакытта, гомумән, битараф кала алмый. Өлкәннәрнең кайберләре кулына көрәк, себерке тотып ындыр табагында эшләсә, икенчеләре җыр-бию белән хезмәт кешесенең кәефен күтәрә. Түбән Суыксу авылы ветераннарының "Яшь йөрәкләр" ансамбле Түбән Суыксу, Куады ындыр табакларында чыгыш ясый, дип...
-
Ашлык продуктлары комбинатында тиздән яңа киптергечләр сафка керә
Тиздән ашлык продуктлары комбинатында ике яңа киптергеч сафка басарга тиеш. Хәзер биредә газ җиһазларын монтажлау эшләре бара. Киптергечләрнең һәрберсе бер сәгатьтә 30 тонна ашлык киптерү куәтенә ия, дип хәбәр итте комбинатның баш инженеры Р. Габдрахманов. Бүгенге көндә комбинат тирә-күрше районнардан көненә 2 мең тоннадан артык ашлык кабул итә, яңа киптергечләр...
-
Теләнче Тамакта яңа җирлек башлыгы
Теләнче Тамак авыл җирлеге башлыгы Розалин Хәбибуллин лаеклы ялга китү сәбәпле, аның урынына депутатлар арасыннан Теләнче Тамак урта мәктәбе директоры булып эшләгән Рамил Нәҗметдинов сайлап куелды.
-
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов урып-җыю барышы белән таныша
Бүген районга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килә. Рөстәм Нургалиевич эшлекле сәфәре барышында Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарында урып-җыюның барышы белән таныша. Безнең районда ул орлыкчылык заводында, "Агрокөч төркеме" җәмгыяте кырларында булганнан соң, район активы белән очрашачак.