Полиция хезмәткәрләре «WhatsApp» аша шалтыратмыйлар
Бүгенге көндә алдау очраклары ешрак очрый. Хәзер алар күпчелек түбәндәге ысуллар белән башкарыла: Зыян күрүчеләргә МТС, МегаФон, Билайн кебек кәрәзле элемтә операторлары хезмәткәрләреннән, шулай ук элемтә килешүләрен озайтырга яки хисап язмасын расларга тәкъдим итүче дәүләт хезмәтләре хезмәткәрләреннән шалтыратулар килә.