6 февраль 2020 яңалыклары
-
Гериатрия кабинеты – өлкәннәр өчен
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» программасы кысаларында 65 яшьтән узган өлкәннәргә һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә диспансерлаштыру үткәрелә. Әлеге максатны тормышка ашыру өчен районның «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә кайтарылган «LADA Largus» автомобиле белән район үзәк дәваханәсенә диспансерлык тикшеренүе үтәргә киләләр. Район үзәк дәваханәсендә 65 яшьтән узган өлкәннәр өчен гериатрия кабинеты эшли.
-
Гаиләгә ярдәм
Гаиләгә ярдәм
-
Кайнар линия эшли
10 февральдә гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан гражданнарның хезмәткә хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк.
-
Биклән гаиләсе – «Россия 24» телеканалында
Биклән авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Миннәхмәт Гайсин һәм аның тормыш иптәше Галиябикә апаның бергә гомер итүләренә 71 ел. 7 февраль көнне 19 сәгать 30 минутта «Россия 24» телеканалында «Мәхәббәт юлы» рубрикасында бу матур гаилә турында тапшыру чыга.
-
Бар да чаңгыга!
8 февральдә районның барлык авыл җирлекләрендә «Татарстан чаңгы юлы – 2020» массакүләм чаңгы ярышлары узачак.
-
Тагын ярминкәләр башлана
Шәһәр халкының күпсанлы теләкләре буенча, 8 февральдән 25 апрельгә кадәр «Төзүче» стадионы каршында, «Южный» агросәнәгать паркы һәм Ипподром территориясендә шимбә көннәрендә 8.00дән 15.00 сәгатькә кадәр авыл хуҗалыгы ярминкәләре старт ала.