5 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Интернетта зыян бар
27-30 октябрьдә Россия мәктәпләрендә Интернет челтәрендәге куркынычсызлык буенча бердәм дәресләр узды. Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча бүлекчә хезмәткәрләре Мусабай-Завод, Комсомолец, Новотроицкое мәктәпләрендә бердәм дәресләр уздырды. Укучыларга Интернеттагы кирәкмәгән эчтәлекле материаллардан, таныш булмаган кешеләр белән аралашудан сак булу кирәклеге турында аңлатылды, - дип хәбәр итә балигъ булмаганнар белән...
-
Әлегә боз ышанычлы түгел
Һава температурасы ноль градустан түбән торганда, су өстендә боз барлыкка килә. Ләкин әле ул бик юка, шуңа күрә мондый бозга ышанырга һич тә ярамый, дип кисәтә гадәттән тыш хәлләр хезмәте һәм боз өстенә эләккән очракта аннан ничек чыгу буенча үз киңәшләрен бирә.