5 февраль 2026 яңалыклары
-
Тукай районы социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре яңа адрес буенча кабул итә
Юридик адрес үзгәрү сәбәпле, Тукай муниципаль районының социаль яклау бүлеге, Республика матди ярдәм үзәгенең 40нчы бүлеге, Тукай муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге район халкын яңа адрес буенча кабул итә: 423831, Чаллы шәһәре, Сөембикә проспекты, 47 йорт (43/20), Чаллы шәһәре, Мәшгульлек үзәге бинасы.
-
Татарстанда узган елда яман шеш очраклары рекордлы дәрәҗәгә җитте
Татарстанда узган елда 20 меңнән артык кешедә яман шеш ачыкланган — бу рекорд күрсәткеч. Иң еш очрый торган төрләр: колоректаль рак, тире рагы һәм сөт бизе рагы.
-
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Азат Хөсәенов вафат булды
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күренекле композитор Азат Хөсәенов вафат булды. Бу турыда «Интертат» электрон газетаcы «Матбугат.ру» сайтына сылтама белән хәбәр итә.
-
Хәерле кышкы иртә белән!
Язга 23 көн калды...