3 декабрь 2021 яңалыклары
-
Инвалидлар спартакиадасы үтә
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында 8 декабрь көнне Түбән Суыксу авылындагы «Алга» спорт комплексында мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз катнашында спартакиада оештырыла.
-
Тәти бутый
Тормыш иткәндә кеше төрлесен кичерә. Вак мәсьәлә кебек тоелганнары да яшәеш өчен мөһим булып чыга. Шулар кеше хәтерендә тирән уелып кала. Бутый белән бәйле истәлекләремне уртаклашасым килә. Бутый – авылда иң кирәкле аяк киеме. Хәзер инде юллар такыр, күп җирдә яшел чирәм, аның әллә ни кирәге дә юк сыман. Шулай булса да, барыбер авылда ул әле кирәклеген югалтмады. Ә инде элекке елларда?.. Элек бутыйсыз тормышны күз алдына да китереп булмый иде. Шуңа да карамастан, бутый иң дефицит товар булды. Шулай булмаса, меңнәрчә чакрымнар үтеп, Мәскәү кадәр Мәскәүгә бутый эзләп барыр идекме? Мин дә башкалага бутыйга бардым бит. Сүзем шул хакта.
-
Хәрби бүләк
Шушы көннәрдә райондашыбыз, запастагы кече сержант Марат Галимҗанов РФ оборона министры боерыгы нигезендә министрлыкның өченче дәрәҗә медале белән бүләкләнде.
-
Тагын 72 социаль учреждение интернетлы булачак
«РФ цифрлы икътисады» милли проекты кысаларында социаль яктан мөһим объектларны интернетлы итү 2019 елда башланды. Аның кысаларында 2019 елда Тукай районында − 10, 2020 елда 28 социаль-мөһим объект интернет челтәренә тоташтырлды. 2021 елда әлеге милли проект ярдәмендә районда тагын 72 социаль яктан мөһим объектка – 47 фельдшерлык-акушерлык пунктына, 16 җирле үзидарә органнары объектына, 3 янгын сүндерү постына, 3 янгын сүндерү частена, 2 Росгвардия объектына һәм китапханәгә интернет кертү планлаштырылган иде. Бүгенге көндә әлеге объектларга кадәр оптика-җеп линияләре сузу тәмамланды.
-
«Кадерле әнием!» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләдек
Иң якын кешеләребезгә – әниләргә багышланган видеокотлаулар бәйгесендә катнашкан һәркемгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Бу юлы конкурсыбызда тукайлылар гына түгел, күрше Актаныш районында яшәүчеләр дә актив катнашты.
-
Кешеләргә багышланган гомер
Шушы көннәрдә Теләнче Тамак авылы аксакалыбыз, дин эшләрен алып баручы Назыйф ага Имаметдин улын соңгы юлга озатты. Указлы булмаса да, ул муллалык вазифаларын җиренә җиткереп башкарды.
-
«Төерле дерматит» янәшәдә
Татарстан Республикасы терлекләр арасында таралган куркыныч авырулар буенча чагыштырмача имин төбәк санала. Шуңа да карамастан, чирләр әледән-әле республиканың төрле районнарында калкып тора.