3 май 2012 яңалыклары
-
Күрше районнар белән көч сынаштылар
Теләнче Тамак яшүсмерләр клубында җиңел атлетика буенча ТР чемпионы, Сабантуйлар батыры Камил Шәрәфетдинов призына татар-башкорт көрәше буенча ярыш үтте. Анда район авылларыннан, шулай ук Сарманнан, Мөслимнән һәм Яр Чаллыдан килгән 1994-1998 елгы үсмерләр көч сынашты. Командалар арасында беренче урынны безнең районның яшь көрәшчеләре алды, икенчегә сарманлылар, өченче урынга мөслимлеләр лаек...
-
Агач утырттык
Бу көннәрдә районда территорияне яшелләндерү эше бара. Юл кырыйларында яшь үсентеләрдән бер-бер артлы яңа буразналар барлыкка килә, алдагы елларда утыртылган рәтләр яңартыла.
-
Сыра сатуга чикләүләр кертелә
Бу турыда районда алкоголь продукциясен сату мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә Дәүләт алкоголь инспекциясенең бүлек башлыгы Наталья Кукушкина җиткерде. 1 июльдән федераль канун нигезендә составында 5 проценттан артыграк микъдарда алкоголь булган сыра, исерткечләр кебек үк, иртәнге сәгать 10нан кичке 10га кадәр вакыт аралыгында һәм стационар сату нокталарында гына сатылырга тиеш. 2013 елның...
-
Өлкәннәр компьютерда эшләргә өйрәнә
Республикада өлкәннәрне президент программасы нигезендә компьютер гыйлеменә өйрәтү көннән-көн активлаша. Районда мондый укулар һәр авыл җирлегендә мәктәпләрдә оештырылды, дип хәбәр итте район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге башлыгы Хәмит Фәйзрахманов. Төркемнәр 2дән алып 8әр кешедән тора, агымдагы елның беренче кварталында район буенча 100 ветеран шушындый компьютер курслары үткән. Киләсе яртыеллыкта тагын...
-
Ветераннар фатир ала
Районда 409 сугыш ветераны һәм аларның гаилә әгъзалары ветераннарны торак белән тәэмин итү программасы буенча фатирлы булган. Торакны алар Яр Чаллы шәһәреннән алган. Бүгенге көндә 28 кеше фатирга чират тора. Үз чиратлары җитүне көтүчеләр ел барышында фатирлы булыр дип планлаштырыла, дип хәбәр итте безгә район социаль яклау идарәсе башлыгы Гөлнара...