Районыбыз курайчылары республика конкурсында уңышлы чыгыш ясадылар
Яр Чаллы шәһәренең балалар иҗат йортында «Моңлы курай» дип исемләнгән республика конкурсы узды. Татарстаныбызның бөтен төбәкләреннән сәләтле балалар, укытучылар, иҗат сөючеләр җыелган иде әлеге бәйгегә. Районыбыз данын балалар иҗат мәктәбе укытучылары Рафыйк Дәминов, Азамат Аккубеков һәм Мусабай-Завод авылы филиалының яшь курайчылары яклады. Курайда искиткеч моңлы итеп уйнавы белән бөтен кешене...