1 октябрь 2020 яңалыклары
-
Төзек юлдан йөрибез
Иске Байлар авылында яңалыклар, үзгәрешләр әледән-әле булып тора. Узган ел артезиан коесы казылды, авыл халкы чиста тәмле суга туенды. Быел үзара салым акчасына һәм җитәкчеләр ярдәме белән Нури чокыры дип йөртелә торган юл төзекләндерелде.
-
Мәйданчык чистарды
Санитар чистарту икеайлыгы кысаларында ял көннәрендә Яңа поселогында өмә үтте.
-
Мөселманнар өчен укулар
Тукай районы мөселманнары өчен укулар башлана.
-
Хәбәр итү системасы эшлиме?
Хәбәр итү системасы эшлиме?
-
Хөрмәтле ветеран укытучылар һәм тәрбиячеләр!
Сезне көзнең иң якты бәйрәме – Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм. Бу бәйрәм – үзенчәлекле бәйрәм, безнең иң кадерле һәм иң якын кешеләребезнең бәйрәме. Өлкән буын кешеләре зирәклек чыганагы, тормыш тәҗ-рибәсен саклаучылар, шуңа күрә дә сез яшь буын өчен иң кыйммәтле байлык. Киңәш сорап, сезгә мөрәҗәгать итәбез, сезнең белән шатлык-уңышларыбызны уртаклашабыз.
-
Бәйрәм белән, хөрмәтле өлкәннәр!
Ел саен 1 октябрьдә бөтен илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Бу көнне барлык өлкәннәргә – сугыш каһарманнарына, аннан соңгы авыр елларда илебезне торгызуда фидакарьләрчә хезмәт куйган, имин елларда ил куәтен арттыруда лаеклы өлеш керткән ветераннарыбызга ихтирам белдерү һәм кайгыртучанлык күрсәтү матур традициягә әйләнде.