1 август 2017 яңалыклары
-
Тукай районында 49 яшьлек хатын-кыз янып үлгән
Бүген төнге сәгать 2дә 112 хезмәтенә «Искра» бакчачылык ширкәтендә йорт януы турында хәбәр алына. Янгын сүндерүчеләр урынга килгәндә 5кә 4 метр зурлыгындагы йортны тулысынча ут камап алган була. Сүндергәннән соң, фаҗига урыныннан 49 яшьлек хуҗабикәнең мәете табыла. Хәзерге вакытта янгынның сәбәпләрен ачыклау бара. Тикшерүчеләр электр чыбыкларында кыска ялганыш килеп чыккан...
-
Ильбухтино авылы туган көнен билгеләп үтә
6 август көнне Ильбухтино авылы кешеләре зур бәйрәмгә җыела һәм үзләренә кунакка район, шәһәр халкын да чакыра. Авылның оешуына 7 август көнне нәкъ 367 ел була, шушы датаны авыл бәйрәмендә зурлап үткәрергә булдык, дип хәбәр итте безгә авыл җирлеге депутаты Антон Комлев. Бәйрәм чарасы Ильбухтино авылы клубында 13.00 сәгатьтә башлана....
-
“Татар-информ” агентлыгы Татарстан мәгълүмат чаралары арасында LIVEINTERNET буенча беренче
Бер ай эчендә агентлык интернет-ресурслары белән 1 миллион 300 мең кеше танышкан. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары арасында LIVEINTERNET буенча беренчелекне яулады. Соңгы айда агентлык интернет-ресурсларында 1 миллион 300 мең кеше булып, нәтиҗәдә "Татар-информ" Россия матбугатының беренче йөзлегенә керде һәм әлеге рейтингта 93 нче баскычка урнашты. 31 июльдә,...
-
Тукай районында шепкән уруга керештеләр
Кичә Тукай районы басуларында шепкән (рыжик) уруга керештеләр. Бу культураны былтыр беренче тапкыр "Кама" агрофирмасы чәчте. Быел исә шепкән басулары мәйданы тагын да арттырылды. Узган елны 617 га мәйданны биләсә, быел - 961 га. Шуның 90 гектары инде урылган, 11,6 гектары - 100 тоннадан артыграгы суктырылган, дип хәбәр итте Тукай...
-
Бакча йорты тулысынча янып беткән
Якшәмбе көнне төнге сәгать берләр тирәсендә Тукай районы күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенә янгын чыгуы турында хәбәр килә. "Искра" бакчачылык җәмгыятендә 20 квадрат метрлы өй яна. Күзәтчелек эшчәнлеге бүлегеннән хәбәр иткәнчә, бакча хуҗасына зыян килми, тик йорт тулысынча янып бетә. Янгын сүндерүдә 3 техника, 9 кеше катнашкан. Ут чыгуның сәбәбе электр чыбыкларында...
-
Татарстанга әбиләр чуагы кайчан килә: сентябрь дымлы һәм җылы булачак?
Гадәттә, әбиләр чуагы бер-ике атна дәвам итә, кайбер елларда озаккарак та сузыла. Ул айның икенче-өченче атнасында киләчәк. Быел зарыгып көткән җәй Татарстанга бик соңарып килде һәм үзенең эссе көннәре белән бик сирәк иркәләде. Июнь ае боз һәм гарасатлары, июль озакка сузылган яшенле яңгырлары белән истә калды. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә...
-
Бүгенге көннән алты атнага алдан һава торышын фаразлап була – Тукай районында һава торышы
Бүген, 1 август көнне, Тукай районында көн дәвамында болытлы һава. Төштән алып кичкә кадәр яңгыр явуы көтелә. Һава температурасы көндез 25 градус җылы, төнлә +18 градус. Җил тизлеге секундына 4 метр. sinoptik.com сайты хәбәр иткәнчә, иртәгә һәм бөрсекөнгә яңгырсыз, 27 градуска кадәр җылы. Халык календаре буенча бүгенге көннән алты атнага...